Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре белән җыелыш үткәрде.
Чара барышында булган искәрмәләр яңгырады, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларны дөрес рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды. Социаль хезмәткәрләр дә үз теләкләрен белдерделәр.
Ахырда «Телефон аша алдаулар: явыз ниятле кешеләрнең хәйләләре, алдаудан ничек сакланырга» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.