11 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар Физкультурачылар көненә багышланган чарада катнаштылар. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Балалар һәм яшүсмерләр кәгазь самолетлар ясадылар һәм пилотларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Кәгазь самолетлар җибәрелгәннән соң, балалар ачык һавада разминка башкардылар. Шулай ук алар конкурсларда катнашты һәм бина тирәли массакүләм йөгерү оештырды.