Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасы инклюзив спорт үзәге» АКБО белән хезмәттәшлек кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Чикләрсез дуслык» инклюзив спартакиадасы узды. Чарада «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге, «Асылташ» социаль приюты, «Забава» һәм «Зоренька» балалар бакчалары командалары катнашты.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү буенча нәтиҗәле эш алып бара.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар атна саен махсус хәрби операция зонасына сугышчыларга ярдәм җибәрә.
Әлмәт районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Көзге игелек атнасы» акциясе уза. Анда «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре актив катнаша. Өлкәннәргә ярдәм итү акциясенә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары арасыннан волонтерлар да җәлеп ителә.
Өлкәннәр ункөнлегендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова килде. Ул социаль хезмәтләр алучыларга ныклы сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Депутат шулай ук чәйгә тортлар алып килгән иде, кием маркировкалау өчен принтер сатып алуга сертификат тапшырды.
Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Игелек визитлары» акциясен оештырдылар. Ул социаль хезмәт алучыларны, шул исәптән күп еллар бергә яшәгән парларны котлауны күздә тота.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге чорында сәламәтләндерү дәресләре циклы үткәрелә. Өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән физик активлыкны, хәтерне һәм игътибарлылыкны яхшырту өчен күнегүләр башкаралар.
Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча «Һәркем мөһим» программасын гамәлгә ашыра.
7 октябрьдә һәм 7 апрельдә Россиядә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Әлмәтнең хатын-кызлар консультациясендә бу дата уңаеннан «Стресс һәм аны җиңү юллары» темасына дәрес узды. Чараны «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы үткәрде.
Лаеш районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм учреждение ветераннары Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чарада катнаштылар.