Әтнә районында игелек визитлары уза

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Игелек визитлары» акциясен оештырдылар. Ул социаль хезмәт алучыларны, шул исәптән күп еллар бергә яшәгән парларны котлауны күздә тота.

Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга яхшылык теләделәр, зур булмаган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International