Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өлкәннәргә ярдәм итә

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Әлмәт районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Көзге игелек атнасы» акциясе уза. Анда «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре актив катнаша. Өлкәннәргә ярдәм итү акциясенә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары арасыннан волонтерлар да җәлеп ителә.

Яшьләр социаль хезмәт алучыларның өйләрен җыештыралар, тәрәзәләрен юалар. Шулай ук волонтерлар чүп-чар җыялар һәм йорт яны территориясен тәртипкә китерәләр.

Өйдә социаль хезмәт алучылар мондый ярдәмгә бик шат. Алар волонтерларга игътибар һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International