Өлкәннәр ункөнлегендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова килде. Ул социаль хезмәтләр алучыларга ныклы сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Депутат шулай ук чәйгә тортлар алып килгән иде, кием маркировкалау өчен принтер сатып алуга сертификат тапшырды.
Ләлә Ринат кызы социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары белән танышты, әңгәмә барышында аларның интернат-йорттагы тормышлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксынды.
Тәтеш муниципаль районы мәдәният волонтерлары һәм Олы Шәмәк мәктәбе укучылары матур концерт программасы бүләк иттеләр.