Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 070 вакансия тәкъдим итә.
Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Пучы урта мәктәбе укучылары Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар социаль хезмәт алучыларны хәйрия концерты белән сөендерделәр.
3 октябрьдә 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең төбәк рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
«Кадерле ветераныбыз» республика проекты һәм «Туган як» акциясе кысаларында Апас муниципаль районының Табар Черкене мәктәбе волонтерлары Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар өлкәннәргә «Йөрәктән йөрәккә» дигән концерт программасы бүләк иттеләр. Алар шулай ук бүләкләр – открыткалар һәм үз куллары белән чигелгән сөлгеләр белән сөендерделәр.
Бүгенге көндә Балтач районында йөзьеллык чиген узган өч кеше яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе һәм Балтач районы башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары Нина Зариповага, Серафима Михеевага һәм Фекла Халтуринага тапшырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район башлыгы Ранис Камартдинов, депутат Ринат Гайзатуллин һәм Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров булдылар.
Россия Федерациясе Салым кодексына өстәмәләрне гамәлгә кертү турында гражданнарга мәгълүмат бирү максатларында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2024 елда кертемнәр буенча процентларга салым: белергә кирәк булган бар нәрсә» дигән файдалы хәбәр әзерләгән.
Яңа Чишмә районының Шахмай авылыннан Баһаветдиновлар гаиләсе 2010 елда оешкан. Гөлүсә белән Илгиз, югары белем алгач, авылдан беркая да китәргә теләмәгән. Гөлүсә туган авылында экономист булып, Илгиз колхозда эшли башлый. Тиздән ир-ат шәхси эшмәкәр була, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә.
Өлкәннәр ункөнлегендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәктәп һәм лицей укучылары белән берлектә социаль әһәмиятле акцияләр үткәрә. «Картлык шатлыклы» акциясе кысаларында балалар үзәкнең хезмәткәрләре белән берлектә өйләрендә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга бардылар.
Мәхмүтовлар–Мөхәммәтҗановларның гаилә учагы – чын җылылык утравы, анда үзара аңлашу, кайгырту һәм хөрмәт хөкем сөрә. Аларның үрнәге илһамландыра һәм традицион гаилә кыйммәтләренең элеккечә үк исән булуын күрсәтә.