Лаеш районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм учреждение ветераннары Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чарада катнаштылар.
Балалар кунакларны шигырьләр белән котладылар һәм өлкән буын кешеләренә үз куллары белән ясаган сувенирлар тапшырдылар. Аннары уртак уеннар оештырылды. Тернәкләндерү үзәге ветераннары да шигъри номерлар һәм биюләр белән чыгыш ясадылар.