МХОда катнашучыларга ярдәм – атна саен

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар атна саен махсус хәрби операция зонасына сугышчыларга ярдәм җибәрә. Учреждениедә маскировка костюмнары өчен нигез әзерлиләр, йон оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре өчен эшләнмәләр ясыйлар. Интернат-йорт хезмәткәрләре үз акчаларына медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек сатып ала.

Барлык җыелган ярдәм алга таба МХО зонасына җибәрү өчен «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерларына тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International