7 октябрьдә һәм 7 апрельдә Россиядә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Әлмәтнең хатын-кызлар консультациясендә бу дата уңаеннан «Стресс һәм аны җиңү юллары» темасына дәрес узды. Чараны «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы үткәрде.
Булачак әниләргә стресс, аның организмга тәэсире турында сөйләделәр. Моннан тыш, катнашучыларга психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән методлар тәкъдим ителде.