«Өмет утравы» үзәге савыктыру дәресләре циклын үткәрә

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге чорында сәламәтләндерү дәресләре циклы үткәрелә. Өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән физик активлыкны, хәтерне һәм игътибарлылыкны яхшырту өчен күнегүләр башкаралар.

Дәресләр «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерле булуы һәм гомер озынлыгын арттыру өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International