Яр Чаллыда балалар өчен инклюзив спартакиада уздырдылар

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасы инклюзив спорт үзәге» АКБО белән хезмәттәшлек кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Чикләрсез дуслык» инклюзив спартакиадасы узды. Чарада «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге, «Асылташ» социаль приюты, «Забава» һәм «Зоренька» балалар бакчалары командалары катнашты.

Командаларга мавыктыргыч спорт эстафеталары тәкъдим ителде. Катлаулы сынауларны узарга балаларга Крепыш һәм Пушинка клоуннары ярдәм итте.

Чара ахырында һәр бала лаеклы татлы бүләк, грамота һәм медаль алды. Ярышлар чын спорт бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International