Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Һәркем мөһим» программасын гамәлгә ашыра

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча «Һәркем мөһим» программасын гамәлгә ашыра.

Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы программа кысаларында «Мин ялгыз түгел» исемле гаилә тренингы үткәрде. Чара балигъ булмаганнарның психологик һәм социаль тотрыклылыгын формалаштыруга, конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен нәтиҗәле тоту күнекмәләрен үстерүгә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-ана компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Дәрес балигъ булмаганнарның психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый торган, тынычлык һәм саклану атмосферасын булдыруга ярдәм итә торган сенсор бүлмәсенең интерактив мохитендә узды. Психологик тренинг барышында психоэмоциональ халәтне гармонияләштерүгә, гаилә эчендәге микроклиматны җайга салуга, үзара аңлашуга юнәлдерелгән арт-терапия методикалары кулланылды: музыка терапиясе, рәсем терапиясе, ком терапиясе. Балаларны арт-терапевтик эшчәнлеккә җәлеп итү үз-үзеңне бәяләүне арттыруга, тупланган тискәре хис-кичерешләрдән арынуга ярдәм итте.

Психолог тәкъдим иткән техникалар ярдәмендә дәрестә катнашучылар үз-үзләрен көйләү, хис-кичерешләрне белдерү күнекмәләрен үзләштерделәр.

Ахырда импровизацияләнгән фотосессия булды. Катнашучылар кайгырту формалары, гаилә традицияләренең һәм бергәләп ял итүнең мөһимлеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International