10 гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсым территориясе» чарасы узды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы утырышы узды. Балалар 2024 елга йомгак ясадылар, башкарылган эшләр һәм уңышлар турында нәтиҗәләр ясадылар, шулай ук 2025 елга план билгеләделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2025 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
2024 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 4,4 мең кеше укырга кереште. Бу мөмкинлектән аеруча өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар файдаланган – 592 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында 1 540 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр бар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Луч» яшүсмерләр клубы базасында «Ярдәм ит миңа!» чарасы уздырдылар. Анда балигъ булмаган балалар катнашты.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күпбалалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә хәйриячеләрдән бүләкләр өләштеләр.
6 гыйнварда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.
Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Рәхимсезлектән ничек сакланырга» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты мәктәп тирәлегендә һәм Интернетта рәхимсез мөгамәләне кисәтү иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.