Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять буенча рейтингта лидерлар бишлегенә керде

2026 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы 2025 елда хезмәт базарындагы вәзгыять буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости экспертлары үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның рейтинг баллы 85,71 баллга кадәр артты, 2024 елда ул 82,67 балл иде.

Рейтинг лидерлары бишлеген 97,57 балл җыйган Мәскәү җитәкли. Икенче һәм өченче урыннарны 93,26 балл белән Санкт-Петербург һәм 91,59 балл белән Мәскәү өлкәсе алган. Бишенче урында 81,08 балл җыйган Ленинград өлкәсе урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International