ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед үз дәресләрендә сөйләме нык бозылган, сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән эшләүдә нейропсихологик алым куллана.

 

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм техника атналыгы кысаларында физкультура-савыктыру чарасы узды. Анда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.

13 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Раштуа утырышлары» дигән чара үткәрелде. Ул үз халкыңның гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, мәдәни мирас белән бәйле булу хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узган елның июненнән бирле М. Гыйматдинов яши. Махсус хәрби операция башыннан ук ул сугышчыларга ярдәм оештыруга актив кушылган. Ике ел рәттән ир-ат МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм өчен үз акчаларын керткән.

Татарстанның ике оешмасы 2024 елда Яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 29 356 берәмлекне тәшкил итте. 

15 гыйнвар – Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне. Бу дата алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменнән социаль хезмәт алучылар катнашты.

8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы үткәрде.

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова балалар өчен Җиңү музеендагы «Халык батырлыгы» экспозициясен виртуаль карау оештырды.

Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Раштуа маҗаралары» уен сәгате үткәрделәр. Тәрбиячеләр Ольга Данеева һәм Венера Халикова белән бергә балалар мәдәният йортында «Раштуа көйләре» тамашасында да булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International