Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чара узды.
Социаль хезмәтләр алучылар белән «Безнең иминлек» дәресе үткәрелде. Очрашу барышында шикле әйберләр, шул исәптән хуҗасыз сумкалар һәм тартмалар табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Чараның практик өлешендә бүлекчә педагоглары террорчылык акты куркынычы булганда бинадан эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр.