Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары белән «Экстремизмга – юк!» әңгәмәсе үткәрелде.
Арча районы шәһәр паркында Террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия патриотик акциясе узды. Чарада «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары катнашты.
Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинария дәресе узды. Балалар педагог белән бергә солы боткасы әзерләделәр.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре эш документларын рәсмиләштерү буенча семинарда катнаштылар. Дәрес барышында законнардагы актуаль үзгәрешләр каралды.
3 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кылган гамәлләре буенча инструктаж үткәрелде.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге базасында 3 сентябрьдә «Ата-аналар кунак бүлмәсе» форматында очрашу узды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шәһәрнең социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ата-аналар һәм 3 яшькә кадәрге балалар өчен «Эре моторика» темасына уртак дәрес үткәрелде. Чара «Өй консультанты» проекты кысаларында Балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып узды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чаллы-ТВ» телеканалы өчен төшерүләр узды.
Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч» дигән мәгълүмати сәгать узды.