Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү бара.
Кандидатларны тәкъдим итү хокукына Татарстан территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары ия.
Премия түбәндәге кешеләргә бирелә:
- РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган һәм коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;
- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.
Дәгъва кылучыларның документлары 2026 елның 1 сентябреннән 5 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Батурин ур., 7 нче йорт, 134 каб. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-94.