«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 4 сентябрьдә «Ышаныч компасы: ышанычлы кешеләрне һәм чыганакларны ничек аерырга» дигән әңгәмә узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Әңгәмәдә 25 кеше катнашты. Чара барышында катнашучылар шикле тәкъдимнәрне һәм мәгълүмат чыганакларын танып белү ысуллары турында фикер алыштылар. Тернәкләнүчеләр билгесез затлар белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.