Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков эш визиты белән Лаешка килде. Аны Лаеш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина озата йөрде.
Рәсим Баксиков министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре каралды.
Министр урынбасары учреждениеләр эшенең Лаеш районы һәм республика халкы өчен мөһимлеген билгеләп үтте.