Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Чирмешән районына барды.
«Россия эше» кадрлар үзәге бинасында ведомство карамагындагы учреждениеләр коллективлары белән очрашу булды.
Рөстәм Вәлиуллов шулай ук Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ул территорияне карап чыкты һәм бина тирәсендәге асфальт юлны ремонтлау нәтиҗәләрен бәяләде.