3 сентябрьдә Әлмәтнең Күп функцияле гаилә үзәге бүлекчәсе белгечләре «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында чаралар уздырды.
Чара 2004 елның сентябрендә Бесланда булган террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә һәм фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Акция барышында катнашучылар 1 нче мәктәптә чәчәк салдылар һәм террорчылык акты корбаннарын искә алдылар.
Чараның максаты – үсеп килүче буында көчләү һәм агрессиянең теләсә нинди рәвешләрен кабул итмәү формалаштыру, шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, актив гражданлык позициясен үстерү.
Акция кысаларында катнашучылар символик рәвештә террорчылык корбаннары истәлегенә чәчәкләргә су сиптеләр.