ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең  яңа бинасы ачылды.

Бүген Казанда  "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булып узды. 

Питрәч районының “Шатлык” социаль приютында кече группа психологы Римма Садыкова "Тәрбиләнүчеләр арасында наркотиклар таралуына каршы карта формалаштыру” программасы нигезендә дәрес үткәрде.

 

Бүген, Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова Татьяна һәм  Салихова Лена “Мин җәяүле, мин пассажир” дигән интеллектуаль танып-белү уены үткәрде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланган иде. 

 

4 июльдә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль тернәкләнү  бүлегендә ял итүче унбиш өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар  өчен  социаль туризм технологиясе уңаеннан туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.

Чаллының  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырды.

 4нче июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән  тәэмин итү үзәгендә инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Бүген Лениногорск шәһәрендә "Хезмәтне саклау идарә системасы" темасына семинар оештырылды. Чараны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.

3 июль көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге, "Идел" инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге белән берлектә физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен профориентация хезмәте күрсәтте. 

75 ел элек, 1943нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең гитлер Германиясе белән Курск дугасындагы сугыш башланган. Бу канлы афәт 1943нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган  көрәш Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларының берсе буларак тарихка кереп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International