4 июльдә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль тернәкләнү бүлегендә ял итүче унбиш өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен социаль туризм технологиясе уңаеннан туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.
Музей хезмәткәрләре өлкәннәргә сәяхәтне кызыклы һәм файдалы итеп оештырды. Аеруча ял итүчеләрне Кукмара шәһәренең тарихы кызыксындырды. Өлкәннәр, Кукмараның тарихи фотосүрәтләренә карап, яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булды, хәтирәләр белән уртаклаштылар.