Бүген Казанда "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булып узды.
Утырыш барышында "Бергә булдырабыз" республика күләмендә оештырыла торган проектта актив каташучыларны котладылар. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Бергә булдырабыз" проекты эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәргә Мактау грамоталары тапшырды.