Питрәч районының “Шатлык” социаль приютында кече группа психологы Римма Садыкова "Тәрбиләнүчеләр арасында наркотиклар таралуына каршы карта формалаштыру” программасы нигезендә дәрес үткәрде.
Чараның максаты; балаларның яман гадәтләргә карата каршы торучанлыгын арттыру, ди проект авторлары. Дәрестә төрле уен техникалары кулланылды:анкета, күнекмәләр булдыру өчен “Кем күбрәк?, “Син нишләр идең?” дигән ролыле уеннар оештырылды.
Соңыннан балалар үзләренең уйлары һәм кичерешләре белән бүлеште. Командалы эштә балаларның, үз-ара күнекмәләре ныгыды, активлык артты, үз позицияләре формалашты. Дәрес нәтиҗәсендә тарту һәм кеше организмына зыяны проблемасы буенча информация дәрәҗәсе артты.