Бүген Лениногорск шәһәрендә "Хезмәтне саклау идарә системасы" темасына семинар оештырылды. Чараны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Семинар эшчәнлегендә Лениногорск муниципаль районының Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан республикасының хезмәт дәүләт инспекциясе, хезмәт саклау Координация советы әгъзалары, Лениногорскның 100дән артык оешмасы һ.б. катнашты.
Чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук семинар эшчәнлегендә хезмәт урыннарында куркынычсызлык чаралары турында фикер алышынды. "Казань-Восток-Сервис" компаниясе үзенчәлекле саклану чараларын презентацияләде.