Бүген, Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова Татьяна һәм Салихова Лена “Мин җәяүле, мин пассажир” дигән интеллектуаль танып-белү уены үткәрде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланган иде.
Уен барышында балалар транспорт төрләрен искә төшерде, юл, пассажир, җәяүле, транспорт, юлны аркылы чыгу урыны, тукталыш, тротуар, светофор сүзләренә аңлатма бирделәр. Җәяүле яки пассажир буларак үз-үзеңне ничек итеп дөрес тотарга кирәклеге турында тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр.
Аннары, “Куркынычсызлык Әлифбасы” дип аталган үстерелешле уен булды. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр, пазлллар җыйдылар, юл йөрү билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясап, балалар юл өйрү кагыйдәләрен һәрвакыт һәркайда үтәргә кирәклеген, мөһимлеген аңладылар. Бу уенда барлыгы 25 мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти- әниләре катнашты.