Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Пластилиннан әвәләп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде.
4 июль көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында, балалар Сабан туе оештырылды.
Алда җәйнең ике ае, димәк яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Йорт хуҗалыгы академиясе" программасы буенча "Табиб кем ул?", дигән дәрес оештырылды.
"Профориентацион калейдоскоп. Хыялдагы һөнәр" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Төзүче -кем ул?", дигән дәрес узды.
4 июльдә Питрәчнең "Кайгырту" үзәге белгечләре Әлфия Матвеева һәм Елена Беззубова берләгендә районда яшәүче картлар барланды.
Җәй - төрле күңел ачу, уеннар, җыр, бию бәйрәме ае. Бүген Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар белән җыр,бию бәйрәме уздырдык.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яшәүчеләр җәйге каникул чорын күңелле, кызыклы уздыра. Шушы көннәрдә монда «Зов джунглей» дигән спорт-күңел ачу уеннары оештырылды.
Кабат хокук бозуларны кисәтү эше уңаеннан 2018 елның 2нче июлендә «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан, 8 балигъ булмаган бала өчен «Атучы» пейнтбол клубында уйнау оештырдылар.