4нче июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Ярминкәдә түбәндәге тугыз предприятиесенең кадрлар бүлекләреннән вәкилләр катнашты:
1. Казан шәһәреннән МУП «Метроэлектротранс»;
2. МУП «Әлмәт транспорт идарәсе»;
3. ҖЧҖ «Татнефть – АЗС Центр» ның Әлмәт филиалы;
4. МУП«Светсервис»;
5. «Әлмәт электр челтәрләре» ААҖ;
6. «Әлмәт-Водоканал»АҖ;
7. «Татнефть-УРС» ҖЧҖ;
8. «ТМС групп» ИК ;
9. «Алнас» ҖЧҖ.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге ваканцияләр буенча белгечлекләр тәкъдим ителде: участок мастеры, юу машиналары машинисты, кладовщик, автомобиль йөртүче, пешекче һәм башкалар.
Әлеге чарага 88 кеше килде. Шулар арасыннан 14 кеше мәшгульлек ъзәге тәкъдим иткән курсларда белемнәрен күтәрергә теләк белдерде, 10 кеше психолог-профконсультантта тест үтеп үзләренең һөнәри юнәлешләрен билгеләде.