“Богородский рай” социаль хезмәткәрләре һәм волонтерлар сугыш каһарманы белән очрашты

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

75 ел элек, 1943нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең гитлер Германиясе белән Курск дугасындагы сугыш башланган. Бу канлы афәт 1943нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган  көрәш Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларының берсе буларак тарихка кереп калды.

2018 елның 5 июль көне Курск дугасындагы немец-фашист  гаскәрләрен тар-мар ителүнең 75 еллыгына багышлап Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре, волонтерлар белән бергә Курск дугасындагы сугышта катнашкан ветеран белән очрашты.  Куйбышев Затонда яшәүче Ерунов Анатолий  кунакка килүчеләргә кызыклы мәгълүматлар бирде. Ветеран куркыныч вакытларны  искә алды, сугыш  елларының хатирәләре  белән уртаклашты һәм фоторәсемнәр күрсәтте .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International