3 июль көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге, "Идел" инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге белән берлектә физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен профориентация хезмәте күрсәтте.
Тренингта 4 кеше катнашты. Алар психологтан хезмәт эшчәнлеге, хезмәткә карата мөнәсәбәт буенча әтрафлы мәгълүмат алды.