Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефен күтәрү, инвалидларның үз көчләренә ышаныч тудыру, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыру һәм Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәмен пропагандалау иде.
Катнашучылар ирекле, иркен шартларда, үзләренең җылы хисләрен якыннарына төрле музыкаль жанр иҗаты аша белдерде. Уеннарда, биюләрдә катнаштылар һәм гаилә турында шигырьләр сөйләделәр. Көлдергеч, дәртле һәм лирик җырлар башкарганда аларга ике гармунчы уйнап, үзләре дә кушылып рәхәтләнеп җырладылар.
Чарада 27 кеше катнашты.