Бүген Казанда "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең яңа бинасы ачылды.
Рихард Зорге 121 йорт адресы буенча урнашкан яңа бинаның ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министрның урынбасары Юлия Абдреева, шулай ук башка чакырылган кунаклар, инвалидлар оешмасыннан вәкилләр, инвалид балаларның әти-әниләре, социаль парнетлар һ.б. катнашты.
Министр Эльмира Зарипова белдергәнчә, "Апрель" үзәге турында Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр. "Әлеге үзәккә яңа бина күптән кирәк иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күптән көтелгән бина сафка басты", - диде Э.Зарипова.