Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Ат үрчетү" дигән темага мәгълүмати сәгать оештырылды. Әлеге чара "Профориентация калейдоскобы. Хыялымдагы һөнәр" программасы уңаеннан уза.
Шушы көннәрдә Лениногорскның мәшгульлек үзәге "Логос" психологлары белән берлектә социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләләрдә тәрбияләнүче өч балага профессиональ ориентация буенча хезмәт күрсәтте.
10 июль көнне Менделеевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр приютында актер осталыгы, мәдәният һәм театрга багышланган көн булды.
Балтачның Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Надия Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.
«Интернетка рәхмәт 2018» дип аталучы өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер серләренә өйрәтү буенча Бөтенроссия шәхси казанышлар бәйгесенә узган 2017 елда Россиянең 78 төбәге катнашты. Шулар арасында Татарстан иң активы, дип танылды.
Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 номерлы китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева Әдәби кичә оештырды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру уңаеннан "Мин табигать кунагы" дигән шигъри очрашу узды.
Тәтеш интернат-йортында картлар hәм инвалидлар өчен “Гаилә – һәрвакыт синең белән бергә!” дигән кичә үткәрелде. Аның максаты – коллективта уңай мөнәсәбәтләр, гаиләгә хөрмәт хисләре тәрбиләү иде, чараны оештыручылар.
Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында җәйге фитобар оештырылды.
Татарстанның Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен Татарстан башкаласына кызыклы сәяхәт оештырылды.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Әллүки» 2нче номерлы балалар бакчасы нәниләре белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата «Гаилә – ул җиде мин» дигән темага чара үткәрде.