Түбән Каманың "Балкыш" балалары атлар турында мәгълүмат алды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Ат үрчетү" дигән темага мәгълүмати сәгать оештырылды. Әлеге чара "Профориентация  калейдоскобы. Хыялымдагы һөнәр" программасы уңаеннан уза. 

Приютта тәрбияләнүчеләр ат үрчетүнең - яхшы һөнәр икәнен белделәр, чөнки атларны дөрес карау, тәрбияләү мәслихәт. Балаларга әлеге һөнәр ияләренең ипподромнарда, авыл хуҗалыгында, ат заводларында хезмәт куюлары турында да бәян иттеләр. Ат караучының бурычлары шактый, ул малкайны ашата, урамда йөртә, юа, ат авырый калса, ветеринар белән бергә дәвалый да. Балалар атлар турында презентация карады, соңыннан алган белемнәрен ныгыту максатыннан викторинада катнаштылар.  

"Ат үрчетү һөнәре, материаль байлыктан тыш, адщм баласына рухи канәгатьлек тә бирә. Чөнки атлар киеренкелекне дәвалый, кешегә шатлык китерергә сәләтле", - ди приют тәрбиячеләре  Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова.

Киләчәктә балалар "Актай" ат-спорт мәктәбенә дә экскурсиягә дә барырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International