Шушы көннәрдә Лениногорскның мәшгульлек үзәге "Логос" психологлары белән берлектә социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләләрдә тәрбияләнүче өч балага профессиональ ориентация буенча хезмәт күрсәтте.
"Исток-Башлангыч" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы, хәзерге вакытта 10нчы номерлы мәктәп яны лагерында ял итүче балаларга тест оештырылды. Бер бала да игътибардан читтә калмады. Бөтен смена балаларына төрле уеннар оештырылды, соңыннан "Мин һәм минем һөнәрем" дигән темага рәсем ясалды.