Тәтеш интернат-йортында картлар hәм инвалидлар өчен “Гаилә – һәрвакыт синең белән бергә!” дигән кичә үткәрелде. Аның максаты – коллективта уңай мөнәсәбәтләр, гаиләгә хөрмәт хисләре тәрбиләү иде, чараны оештыручылар.
Очрашу рус тарихындагы борынгы вакыйларны искә төшерүдән башланды (Петр һәм Февронийлар легендасы). Чарада катнашучылар тәрбияче-психолог Наталья Самаркина җитәкчелгендә төрле конкурсларда көчләрен сынады, гаилә рәсеме, курчаклар ясады.
Әлеге кичә, гаиләдәге кебек, тәмле пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды. Соңыннан һинд киносын яратучыларга катлаулы гаилә тормышына багышланган “Тормыш кыйммәтләре” дигән фильм күрсәтелде.