Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында җәйге фитобар оештырылды.
Чарада "Юлдаш" белгеләре һәм биредә яшәүчеләр үләннәрнең, җиләк-җимешнең файдасы, сихәте турында бәян итте. Үләннәр файдасына багышланган чараны оештыруда Анна Михеева, Людмила Җәмәлетдинова, Альбина Сираева һәм Елена Малолеткова башлап йөрде. Чарада мәтрүшкә, бөтнек, кара һәм кызыл карлыган һ.б. күп төрле файдалы үлән, җиләкләр исемлеге белән таныштырдылар. Аннары һәркем хуш исле чәйдән авыз итте.
Интернат-йортта эшләүче хезмәткәрләр кечкенә концерт, "Дару үләннәре" дигән викторина да оештырды. Чәй табыны янында узган очрашу һәркемнең кәефен күтәрде, тормышка өмет уятты, ди проектны оештыручылар.