Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Казанга сәяхәт кылды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстанның Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен Татарстан башкаласына кызыклы сәяхәт оештырылды.

Махсуслаштырылган «Интегра-тур» туристик компаниясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туризм өлкәсендә хезмәтләр тәкъдим итә. Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен дә туристик сәяхәт оештырылды. Алар Казанның  нәкъ менә йөрәгендә – Казан кирмәненә килделәр.

Биредә алар Кол Шәриф мәчете, «Сөембикә» манарасы, шулай ук Губернатор сарае, Благовещение соборы һәм күзәтү мәйданчыгын тамаша кылды. Коляскада  йөручеләр өчен дә бик уңай итеп төзелгән иде маршрут. Безнең әби-бабайларны иртән махсус автобуста килеп алдылар, ә кичен кайтарып  куйдылар. Сәяхәт бик кызыклы һәм файдалы узды.

Үзенчәлекле туристлар махсуслаштырылган «Интегра-тур»  туристик компаниясенә  тәкъдим ителгән хезмәтләр өчен, Казанны, башкалабызның истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International