ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Чаллының "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә ветераннарның "Гармония" хореография коллективы  концерт программасы тәкъдим итте.

Бүген Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр  "ВАМИН- Аксу" агрофирма ҖЧҖ  дә булдылар. 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 669 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 6 кешегә артыграк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Камада  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 953 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 34 кешегә азрак.

10 июльдә Әгерҗенең  “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан саф һавада  "XXI гасыр талантлары” исемле концерт куйды.

Ел саен 8 июльдә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көн иң матур һәм эчкерсез бәйрәм буларак кабул ителгән.

10 июль көнне Балтачта 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Россия Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде.

Әлмәтнең "Озаренные любовью" волонтер хәрәкәтендә  балалар белән дуслык һәм аралашу, аларга ярдәм итүчеләр тупланган, алар төрле оешмалардан җыелган.

10 июльдә Минзәләнең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог сувенир продукциясе җитештерү буенча мастер-класс оештырды.

11нче  июльдә тәмле тамакларның иң баллы, иң тәмле, иң яраткан бәйрәм көне – шоколад көне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International