Балтачның Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Надия Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге вәкиле Равил Галимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.