«Интернетка рәхмәт 2018» конкурсына гаризалар кабул ителә

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

«Интернетка рәхмәт 2018»  дип аталучы өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер серләренә  өйрәтү буенча Бөтенроссия шәхси  казанышлар бәйгесенә узган 2017 елда Россиянең 78 төбәге катнашты. Шулар арасында Татарстан иң активы, дип танылды.

2018 елның  18 апреленнән  9 октябрьгә кадәр  пенсионерларны  компьютер серләренә  өйрәтү буенча «Интернетка рәхмәт 2018»  дип аталучы IVнче  Бөтенроссия шәхси  казанышлар  бәйгесе оештырыла. Проектта лаеклы ялдагылар һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләр, шулай ук пенсионер-инвалидлар да катнаша ала. 

 Конкурста катнашу кагыйдәләре  турында тулы мәгълүманы рәсми сайтта:  http://azbukainterneta.ru/ рәсми  «бәйгеләр» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International