Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 номерлы китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева Әдәби кичә оештырды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру уңаеннан "Мин табигать кунагы" дигән шигъри очрашу узды.
Чараның максаты: шигъри иҗат аша патриотлык хисләрен үстерү, үз туган җиребезнең табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү иде.
Әдәби беседканың кунагы,Чаллы шагыйрәсе Людмила Черникова социаль хезмәт алучыларны үзенең иҗтимагый эшчәнлеге һәм яңа әсәрләре белән таныштырды. Аның табигать кочагында укылган мәхәббәт турындагы шигырьләре, чарада катнашучыларга әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын тоярга булышты.
Тыңлаучылар үзенең шигъри иҗаты белән уртаклашу мөмкинлеге тапкан һәм җылы, ихлас күңелдән аралашкан шагыйрәгә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Аның алга таба да шундый очрашулар оештыру тәкъдимен бик теләп кабул иттеләр. Чарада җәмгысе 26 кеше катнашты.