10 июль көнне Менделеевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр приютында актер осталыгы, мәдәният һәм театрга багышланган көн булды.
Иҗади чарада балалар "Театр геройлары" дигән рәсемнәр конкурсы оештырды. Биредә алар рус театры тарихы, театраль этикет буенча белемнәрен күрсәтте.
Бәйрәмнең икенче өлешендә приют балалары актер осталыгы буенча көч сынашты. Конкурсантлар көн дәвамында алган белемнәрен практикада кулланып күрсәттеләр.