Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Әллүки» 2нче номерлы балалар бакчасы нәниләре белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата «Гаилә – ул җиде мин» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: балаларда үз гаиләсенә һәм туганнарына карата мәхәббәт, хөрмәт, алар турында кайгырту хисе тәрбияләү, балаларны өлкәннәр белән әдәпле аралашырга өйрәтү, дип хәбәр итә проект авторлары.