Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше уңаеннан 27 нче март көнне Түбән Каманың “Веста” үзәгендә мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Уен-театралия иленә сәяхәт” дигән музыкаль уен программасы оештырды.
Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә янгынга каршы инструктажлар уза.
28 мартта Апас районында "Барысы да безнең кулда" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Апас муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чарада ялгыз аналар, күп балалы, тулы һәм тулы булмаган гаиләләр катнашты.
Зәй мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен “Эретеп-ябыштыручы” юнәлеше буенча дәресләр башланды.
Россиядә Театр елы кысаларында 28нче мартта Әлмәтнең "Опека" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Мәмәт мәдәният йорты "Серле алан" театры "Дюймовочка" әкиятен тәкъдим итте.
Гаилә баланың гармонияле үсешен һәм социаль җайлашуын тәэмин итүче табигый мохит булып тора.
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Җиңү көненә багышланган "Йөрәк белән хәтерлибез" дигән чара узды. Очрашуны Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина оештырды, алар шулай ук "сугыш турында хәтер" дигән китап күргәзмәсе әзерләделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Яр Чаллының “Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә Эшче һөнәрләр елы уңаеннан һөнәри юнәлеш бирү буенча "Эш белән тәэмин итү үзәге" вәкилләре белән очрашу узды.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония ” үзәге 70 яшь һәм аннан өлкәнрәктәге ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннанан рейдлар уздыра.