"Изгелек" үзәгендә мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә Эшче һөнәрләр елы уңаеннан һөнәри юнәлеш бирү буенча "Эш белән тәэмин итү үзәге" вәкилләре белән очрашу узды.

“Изгелек”  үзәгендә  шәһәрнең мәшгульлек үзәге һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Сәфукова һәм эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Рева  һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә оештырды.

Чараның максаты: һөнәри үзбилгеләнү, һөнәр сайлауда яки һөнәри белем бирүнең тиешле курсын сайлап алуда аңлы карар кабул итүдә ярдәм күрсәтү иде.

Белгечләр социаль хезмәт алучыларны заманча һөнәрләр һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштырды. Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тәкъдим ителгән кайбер һөнәрләр, вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирделәр. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителә торган һөнәрләр”, “Һөнәр сайлау стратегиясе”, “Төрле һөнәрләр классификациясе” дигән буклетлар таратылды.

Белгечләр белән очрашу социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән җентекләп танышырга һәм кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирде. Чарада 19 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International