ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

28 нче март көнне Мамадыш шәһәренең “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәрләр турында мәгълүмат алырга килде.

Пенсия алды яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә АО "Водоканалсервис" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

1 апрельдә Имаметдин Гәрәев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 50 елдан артык  социаль өлкәдә хезмәт куя.  И. Гәрәев ярты гасыр Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортын җитәкли.

2019 елның 29 мартына Татарстанда беренче бала тапкан 446 яшь ана һәм өченче баласы туган 91 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы  азат итүгә әзерләнүче гражданнар белән очрашты.


29
март, 2019 ел
җомга

Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре исәптә торучылар арасында фотоконкурсы игълан итте.

Лениногорск мәшгульлек үзәге өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын арттыру һәм ярдәм итү программасы, шулай ук “Демография” милли проектын тормышка ашыру уңаеннан, пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укытуга һәм өстәмә һөнәри белем бирүгә чакыра.

Менделеев муниципаль районында "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Укы һәм уйла! " дигән акция узды.

Югары Осландагы “Өмет уравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә йөкле хатыннар өчен район сырхауханәсе белгечләре белән бергә оештырылган “Аистенок” клубы биш елдан артык эшли. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International